ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Хәвеф-хәтәр

Ютазы районында коткаручылар елгадан 41 яшьлек ир-атны эзли

17 сентябрь 2017, 11:29

Ютазы районында коткаручылар елгадан 41 яшьлек ир-атны эзли Урыссу бистәсе янында Ык ярында югалган ир-атның әйберләре һәм велосипеды табылган.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Ютазы районында 41 яшьлек ир-ат югалган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич 112 ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына Урыссу бистәсендә 41 яшьлек ир-ат югалуы турында хәбәр кергән. Бистә янында Ык ярында югалган ир-атның әйберләре һәм велосипеды табылган.

Полиция хезмәткәрләре коткаручылардан ир-ат югалган тирәлекне карауларын сораган. Урынга килгән 7 нче зона коткару отряды елганың 210 квадрат метрын тикшергән, эзләүләр әлегә үз нәтиҗәсен бирмәгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр