ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике үсмернең гомере өзелгән

17 сентябрь 2017, 11:04

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике үсмернең гомере өзелгән Башкортстанда Әскән районы Әскән авылында кичә кич мопедта трактор прицепына килеп кереп, ике яшүсмер һәлак булган.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда Әскән районының Әскән авылында кичә кич мопедта трактор арбасына килеп кереп, ике үсмер һәлак булган.

“Һәлакәт тәүлекнең караңгы вакытында булган. Мопедта баручы 14 яшьлек мәктәп укучылары юл кырыенда торган арбалы тракторны күрми һәм шуңа килеп бәрелгән. Үсмерләр икесе дә урында ук үлгән”, – дип хәбәр итә "Российская газета" Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйлметдинов сүзләренә сылтама белән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, тракторчы юлда тәгәрмәче шартлау сәбәпле туктаган булган. Өстәмә мәгълүматлар ачыклана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр