ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады
Татар актрисасы Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган
Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта
Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Хәвеф-хәтәр

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә көчле җилдән 15 кеше зыян күргән

15 сентябрь 2017, 20:13 , Фото: interfax.ru

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә көчле җилдән 15 кеше зыян күргән Тән җәрәхәте алучылар арасында ике бала бар.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә көчле җилдән 15 кеше, шул исәптән ике бала зыян күргән. Бу хакта ТАСС башкала һәм өлкәнең медицина хезмәтенә сылтама биреп яза.

Аерым алганда, Мәскәүдә өскә төшкән агач ботакларыннан 8 кеше җәрәхәт алган, аларның алтысы, шул исәптән бер бала да хастаханәгә китерелгән.

Мәскәү өлкәсендә җиде кеше зыян күргән, аларның берсе - бала. Дүрт кеше Дмитровский районыннан булса, икесе – Домодедоводан, ә бала – Щелковский районыннан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр