ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
#атнабай флешмобына Динар Хөснетдинов кушылды
2018 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә
Әтнә районының ике авыл бозында җиде мәгариф оешмасы хоккейчылары көч сынашты
Алексеевск районының элеккеге башлыгы Козонковның яңа эш урыны билгеле булды
Мурманск өлкәсендә пассажирлар утырган вертолет агачка килеп бәрелгән

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Россиянең иң эре юридик фирма җитәкчеләре белән очрашты

15 сентябрь 2017, 16:59 , Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстан Президенты Россиянең иң эре юридик фирма җитәкчеләре белән очрашты Очрашуда катнашучылар форум эшенең киләчәк йомгаклары һәм уртак проектларны үстерү перспективалары турында фикер алышты.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Егоров, Пугинский, Афанасьев һәм партнерлар» адвокатлар бюросы җитәкчеләре Дмитрий Афанасьев һәм Станислав Пугинский белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Егоров, Пугинский, Афанасьев һәм партнерлар» адвокатлар бюросы – Россиянең һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең иң эре юридик фирмаларыннан берсе. Искәртеп узыйк: 2017 елның 14-16 сентябрендә Казанда Kazan Legal халыкара юристлар форумы  Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм әлеге адвокатлар бюросы ярдәме белән уздырыла.

Очрашуда катнашучылар форум эшенең киләчәк йомгаклары, шулай ук киләчәктә уртак проектларны үстерү перспективалары турында фикер алышты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр