ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Татар дөньясы

Телне өйрәнергә практика җитмәде – КФУдагы татар теле курслары укучысы Фәрит Фәйзуллин

15 сентябрь 2017, 12:25 , Фото: Салават Камалетдинов

Телне өйрәнергә практика җитмәде – КФУдагы татар теле курслары укучысы Фәрит Фәйзуллин “Дуслардан һәрвакытта да үзем белән татар телендә сөйләшүне сорадым, тик аларның берсе дә моңа теләк белдермәде”, - дип сөйләде ул.

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). “Татар телен өйрәнергә практика җитмәде. Беркем дә минем белән туган телемдә сөйләшмәде”. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә КФУдагы татар теле курсларына язылган Фәрит Фәйзуллин җиткерде.

“Мин татарча начар беләм, шуңа курсларга туган телемне өйрәнергә дип язылдым. Моңа кадәр татар телен үзлектән өйрәнергә тырыштым, әмма миңа практика җитмәде. Беркем дә минем белән туган телемдә сөйләшмәде. Дуслардан һәрвакытта да үзем белән татар телендә сөйләшүне сорадым, тик аларның берсе дә моңа теләк белдермәде дип әйтсәк була. Бу курсларга дустым язылды, мин дә үземне сынап карарга булдым”, - дип сөйләде Фәрит Фәйзуллин.

“Мин Ульяновск төбәгендә тудым. Шәһәрдә татарлар күп булса да, аны рус шәһәре дип әйтеп була. Татарлар үз телен белми. Кызганыч, мәктәптә туган телемне өйрәнмәдем, гаиләдә дә бу телдә әбием белән генә сөйләштем. Хәзерге вакытта Татарстанда яшим, шуңа күрә үземә татар телен камил рәвештә белерлек итеп өйрәнергә кирәк дигән максат куйдым”, - диде ул.

Исегезгә төшерәбез: КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле курсларының беренче дәресе 18 сентябрьдә башлана. Укучылар, татар телен белү дәрәҗәсенә карап, А1, А2, В1 төркемнәренә бүленәчәк. Барлыгы 800 дән артык кеше гариза калдырган. КФУ профессорлары, доцентлары 10 төркем укучыга белем бирәчәк.

Организационное собрание участников курса татарского языка в КФУ татфак


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр