ҺАВА ТОРЫШЫ -22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Спорт

Кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан беренчелегендә актанышлылар биш медаль алды

15 сентябрь 2017, 01:00

Кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан беренчелегендә актанышлылар биш медаль алды Чарада район спорт мәктәбен тәмамлаган Алия Мөхәммәдуллина 1998-2000 елгы көрәшчеләр арасында 1 урынны алган.

(Актаныш, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Дзюдо буенча кызлар арасында Татарстан беренчелегендә Актаныш спорт мәктәбеннән биш укучы катнашып, биш медаль алып кайттылар, дип яза район газетасы.

8-10 сентябрь көннәредә башкалабызда үткән чарада район спорт мәктәбен тәмамлаган Алия Мөхәммәдуллина 1998-2000 елгы көрәшчеләр арасында I, аңа каршы көрәшкән дусты Татьяна Харисова исә II урынны яулаган. Алиянең сеңлесе Гүзәл Мөхәммәдуллина 2001-2003 елгы яшүсмерләр арасында III урынга ия булган. Ә 78 кг.нан авыррак зур үлчәүдә технология техникумы укучылары – Иске Әлем авылыннан Сөмбел Зәйнетдинова - алтын, Меңнәр авылы кызы Наилә Борханова көмеш медальгә ия булганнар. Кызларның остазлары - Шамил Әхмәтов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр