ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт-Чистай юлында нефтьчеләрнең гомере өзелгән

14 сентябрь 2017, 23:00

Әлмәт-Чистай юлында нефтьчеләрнең гомере өзелгән Һәлакәт сәбәпчесенең соңгы ике елда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 61 тапкыр штраф түләве билгеле.

(Әлмәт, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт-Чистай юлының 8 нче километрында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелә, ә тагын икесе "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләренә тапшырыла, дип яза җирле басма.

Билгеле булганча, Chery Tiggo машинасы белән идарә иткән “Михайловка” станциясенең нефть чыгару хезмәткәрләре эшкә юл тотканда, каршы полосага зур тизлек белән Mitsubishi килеп чыга. Бәрелешү нәтиҗәсендә, Кытай машинасында утырган пассажир һәм шоферның гомере өзелә.

Япон машинасындагы шофер белән пассажир авыр хәлдә "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләренә тапшырыла. Моннан тыш, һәлакәт сәбәпчесенең соңгы ике елда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 61 тапкыр штраф түләве билгеле


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр