ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган
"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов
Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый

Дин

Татарстан мөфтие Кытай министрын Кол Шәриф мәчете белән таныштырды

14 сентябрь 2017, 15:20 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие Кытай министрын Кол Шәриф мәчете белән таныштырды Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Кытай делегациясен әлеге мәчетнең тарихы, төзелү үзенчәлекләре белән таныштырган.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Кытайның сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Кытай министры Казанга кичә сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай комиссиясенең икенче утырышында катнашу өчен килгән иде, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Кунаклар утырыш башланыр алдыннан Казан Кремле, аерым алганда Кол Шәриф мәчете һәм Ислам мәдәнияте музее белән танышкан. Кол Шәриф мәчетендә Кытай делегациясен Татарстан мөфтие каршы алган һәм әлеге мәчетнең тарихы, төзелү үзенчәлекләре белән таныштырган, шулай ук Татарстандагы дини вәзгыять турында сөйләгән. Ислам мәдәнияте музеенда кунакларга экскурсияне музейның директоры Илнур Низамиев үткәргән, татарларда ислам дине таралуы белән бәйле истәлекле экспонатларны күрсәткән. Шулай ук татар милләтенең формалашуында ислам диненең роле турында сөйләп узган, беренче басма Коръәннең Казанда басылуы турында әйткән һәм борынгы Коръәннәрне, дини чыганакларны күрсәткән.

Россия-Кытай комиссиясе утырышы эшендә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Утырышта суднолар, автомобиль төзелеше, авиатөзелеш һәм авиация өлкәләрендә Россия-Кытай хезмәттәшлеге каралачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр