ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган
"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов
Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый

Рәсми Татарстан

Казанга Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров килде

14 сентябрь 2017, 14:44 , Фото: prav.tatarstan.ru

Казанга Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров килде Бүген Денис Мантуров рәислегендә сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясенең 2 нче утырышы узачак.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Бүген Казанда Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мао Вэй рәислегендә сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясенең 2 нче утырышы узачак. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Утырышта катнашучылар суднолар төзелеше, автомобильләр төзелеше, авиатөзөлеш һәм авиация өлкәсендәге, шулай ук алюминий сәнәгате тармагындагы Россия-Кытай хезмәттәшлеге турында фикер алышачаклар.

Икътисади хезмәттәшлек өлкәсендә исә сүз «Алабуга» махсус икътисади зонасы инфраструктурасын үстерүгә Кытай партнерларын җәлеп итү турында барачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр