ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов
Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый
Әстерхан кешесе яшь ярымлык кыз баланы үтергән һәм аның әнисен дә үтерергә уйлаган

Җәмгыять

Сораштыру: Һәр дүртенче россияле якындагы биш елда торак шартларын яхшытырга ниятли

14 сентябрь 2017, 14:06

Сораштыру: Һәр дүртенче россияле якындагы биш елда торак шартларын яхшытырга ниятли Бу хакта Финанс тикшеренүләре илкүләм агентлыгы (НАФИ) үткәргән бөтенроссия сораштыруында әйтелгән.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Һәр дүртенче россияле якындагы биш елда торак шартларын яхшытуга план корып яши. Бу хакта Финанс тикшеренүләре илкүләм агентлыгы (НАФИ) үткәргән бөтенроссия сораштыруында әйтелгән.

"45 процент Россия гаиләсендә торакка ихтыяҗ бар", — диелгән агентлык материалларында.

Торак базарында икенчел тораккка караганда (16 процент ), “беренчел” базарда (50 процент) ихтыяҗ зуррак. Һәрхәлдә, һәр өченче күчемсез милек сатып алучы (29 процент) өчен бу мөһим түгел.

Шул ук вакытта, Россиядә һәр алтынчы фатир сатып алучы, дәүләт гарантияләре булганда, төзелә торган йортка “өлешче” булырга әзер. Аерым шартларда ”өлешче” булырга сораштырылучыларның 34 проценты әзер, 33 проценты бу вариантны кире кага.

Репрезентатив бөтенроссия сораштыруы быел апрель аенда уздырылган. Россиянең 42 төбәгендә 140 торак пунктта 1600 кеше сораштырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр