ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Рәсми Татарстан

Соңгы 2 елда ВТБ-банкның Татарстандагы кредит портфеле 2,5 мәртәбә арткан

14 сентябрь 2017, 13:48 , Фото: prav.tatarstan.ru

Соңгы 2 елда ВТБ-банкның Татарстандагы кредит портфеле 2,5 мәртәбә арткан ВТБ банкы катнашында машина төзелеше һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре белән уртак проектлар гамәлгә ашырыла.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). ВТБ банкы – Татарстанның күптәнге стратегик партнёры, ул республикабыз белән 15 ел буена актив хезмәттәшлек итә. Бүген бу хакта Казанның «Корстон» сәүдә үзәгендә  узган ВТБ банкы төбәк җитәкчеләренең еллык киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  хәбәр итте, дип җиткерә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмә эшендә ВТБ президенты-идарәсе рәисе Андрей Костин да катнашкан.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов банк җитәкчелегенә әлеге чараны уздыру урыны итеп Казанны сайлагуга рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, ВТБ республикада икътисадның төрле тармакларындагы 4 мең корпоратив клиент белән эшли. Соңгы 2 елда банкның Татарстандагы кредит портфеле 2,5 мәртәбә артты һәм 60 млрд. сум тәшкил итте.

«Икътисадның төрле тармаклары предприятиеләре ВТБ банкын үзләренең ышанычлы финанс партнеры дип саный, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Банк шулай ук Татарстанның кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән дә уңышлы эшләп килә. Кредит портфеле бу сегментта соңгы ике елда 2 мәртәбәгә артты».

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бүген ВТБ – «6,5 программасы» кысаларында бирелгән акчалар күләме буенча абсолют лидер: банк өлеше барлык кредитларның 70%тан артыгын тәшкил итә, барлыгы 3 млрд. сумлык 14 проект гамәлгә ашырылган.

ВТБ банкы катнашында машина төзелеше һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре белән уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Шулардан: Казан вертолетлар заводының вертолетларны экспортка чыгаруы, «КАМАЗ» автозаводының яңа модельләр рәтен үстерү проектлары, Горький исемендәге заводның Россия Федерациясе Оборона министрлыгы ихтыяҗлары өчен корабльләр җибәрүгә дәүләт контрактлары, Казан авиазаводында очкычлар төзү.

Рөстәм Миңнеханов ВТБна АСК өлкәсендәге Татарстан проектларын гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәме өчен аерым рәхмәтен белдергән.

«ВТБ банкы белән хезмәттәшлекнең тагын бер мөһим юнәлеше – алгарышлы икътисади үсеш территорияләре. Чаллы АИҮТдә 11 резидент теркәлгән, белдерелгән инвестицияләр күләме – 17,9 млрд.сум. ВТБ мондагы 2 эре проектны 1,3 млрд.сумга финанслады инде. Августта Россия Икътисади үсеш министрлыгы республиканың тагын өч шәһәрендә алгарышлы икътисади үсеш территориясе булдыруны хуплады – Түбән Камада, Яшел Үзәндә һәм Чистайда. ВТБның боларда да актив катнашуына өметләнәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Безнең хезмәттәшлекне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк, дип белдерде Татарстан Президенты, моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы 7 айда Татарстан ҖТП 3,9%ка артты, сәнәгать җитештерүе күләме – 3,3%ка, төп капиталга инвестицияләр күләме 211 млрд. сум тәшкил итә.

Чыгышында ВТБ банкы президенты-идарәсе рәисе Андрей Костин билгеләп үткәнчә, Татарстан – ВТБ бизнесы өчен илнең алдынгы һәм мөһим төбәкләреннән берсе. Банк республиканың социаль-икътисадый потенциалын үстерүгә юнәлгән конструктив диалогны төбәк җитәкчелеге һәм бизнес-бергәлеге белән дәвам итәчәк.

Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Андрей Костин белән ике яклы очрашу уздырды, очрашу барышында яклар үзара хезмәттәшлекнең төп мәсьәләләре һәм төбәк предприятиеләренә ярдәм турында фикер алышты.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр