ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Мәдәният

Малый театр Казанга өч комедия алып килде

14 сентябрь 2017, 14:17 , Фото: Рамиль Гали

Малый театр Казанга өч комедия алып килде
Бүген Казанда Малый театрның гастрольләре ачыла.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанда бүген Малый театр гастрольләре башлана. Камал театры труппасы Уфага зур гастрольләргә киткән вакытта Камал театры сәхнәсендә алты көн дәвамында  Мәскәү артистлары уйнаячак.

Камал театрында гастрольләр алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә Мәскәү театрын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев сәламләде. "Минем бөтен гомерем Малый театр белән бәйле. Без Щепкин училищесында укыганда аларның спектакльләрен кат-кат карый идек, - дип башлады сүзен легендар татар актеры Равил Шәрәфиев. - Безнең Камал театры хәзер Малый театр белән дус яши. Ике елга бер тапкыр Казанга алар килә, ике елга бер тапкыр без Мәскәүгә барабыз".

Матбугат конференциясендә Россиянең халык артистлары Светлана Аманова, Александр Ермаков, Дәүләт академия Малый театр генераль директоры урынбасары Петр Лукошков катнашты.

Александр Ермаков Юрий Соломинның сәламнәрен җиткерде, Гогольнең "Женитьба" пьесасы буенча яңа спектакль чыгару сәбәпле, Казанга килә алмавын әйтте. Ул Казан тамашачысына үзләренең премьера спектакльләрен алып килүен ассызыклады.

"Без сезнең шәһәргә килергә бик яратабыз. Биредә бик рәхәт аура, җанга рәхәт мохит. Сезнең шәһәрегезне бик яратып төзекләндерүгез, матурлавыгыз күренә", - дип мактау сүзләрен кызганмады Светлана Аманова.

Малый театр Казанга өч комедия алып килгән. Бүген гастрольләр А.Дюманың "Молодость Людовика XIV" комедиясе белән ачыла. Спектакль ике көн бара. 16-19 сентябрь көннәрендә Малый театр тамашачыга А.Островскийның ике комедиясен тәкъдим итә. Болар - "Не все коту масленица" һәм "Сердце не камень" спектакльләре.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр