ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов
Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый
Әстерхан кешесе яшь ярымлык кыз баланы үтергән һәм аның әнисен дә үтерергә уйлаган

Хәвеф-хәтәр

Татарстан таможнясы республикага синтетик наркотиклар керү каналын япкан

14 сентябрь 2017, 12:29

Татарстан таможнясы республикага синтетик наркотиклар керү каналын япкан Махсус операция барышында 15 миллион сумлык бер килограмм тирәсе минтетик матдә кулга алынган.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан таможнясы Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Казан идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә контрабанда һәм наркотикларны аеруча зур күләмдә сату белән шөгыльләнгән Әлмәт төркемен тоткарлаган. Бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Махсус операция барышында Кытайдан наркотиклы посылка алганда россияле тоткарланган, анда бер килограмм тирәсе синтетик матдә булган.
Наркотик Әлмәт, Чаллы һәм Казан территорияләрендә таратылырга тиеш булган. Аның якынча бәясе 15 миллион сум.

Әлеге факт нигезендә “Аеруча зур күләмдәге наркотик матдә контрабандасы” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Наркотикны таратуга катышы булган кешеләргә карата да җинаять эшләре кузгатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр