ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада «Идел» Халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-бәйгесенең Гала-концерты булды
“Каюм Насыйри туган җирен яңартып торгызу” фонды Резеда Ганиева белән очрашу оештыра
Роспотребнадзор балалар өчен Яңа ел күчтәнәчләре сайлауда үз киңәшләрен бирде
Әлмәттә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре табиблар бригадасына ярдәм иткән
Киләсе елда бер литр бензинның бәясе 50 сумнан да артып китәргә мөмкин

Икътисад

Казанда "Россия Почтасы"на Ford Transit автомобильләрен тапшыру тантанасы узачак

14 сентябрь 2017, 11:27

Казанда Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Почтасы генераль директоры Николай Подгузов катнашачак.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). 16 сентябрьдә Казанның Ирек мәйданында Россия Почтасына Ford Transit автомобильләрен тапшыру тантанасы узачак. Бу көнне тиешле булган 36 автомобильнең 25ен бирү планлаштырылган, дип хәбәр итә “Татарстан почтасы” оешмасы.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Почтасы генераль директоры Николай Подгузов, шулай ук Ford Sollers уртак предприятие президенты Гадел Ширинов катнашачак.

Россиядә җитештерелгән Ford Transit маркалы автомобильләр “Евро-4” экологик классына карый. Алар техник яктан яхшыртылган һәм маршрут компьютерлары белән җиһазландырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр