ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан – 2017 елның Бөтенроссия "Тыюлык дәресләре" лидеры
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлмәт тирәсендә адашкан өч гөмбәчене тапкан
Сочида Россия укытучылары аллеясы барлыкка килде
“Кем алга карамый, шул артта кала!” – “Россия ел укытучысы” конкурсанты Алмаз Хәмидуллин

Җәмгыять

"Россия почтасы"ның Татарстандагы иң яхшы автотранспорт йөртүчесе ачыкланды

14 сентябрь 2017, 10:58

Казанда узган һөнәри осталык бәйгесендә җиңүче булып Түбән Кама почта хезмәткәре Рәмис Гыйзәтуллин танылды.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан почта хезмәткәрләре республика почта автотранспортының иң яхшы йөртүчесен ачыклаган. Казанда узган һөнәри осталык бәйгесендә җиңүче булып Түбән Кама почта хезмәткәре Рәмис Гыйзәтуллин табылган.

“Татарстан почтасы” автоколоннасы хезмәткәрләре Рәдиф Мөхәмәтшин һәм Балтачтан Нияз Муллагалиев - көмеш һәм бронза призерлар.
Мактаулы исем өчен көрәштә 20 кандидат катнашкан.

Бәйгенең жюри рәисе - “Татарстан почтасы” оешмасы директоры урынбасары Ленара Әхмәтова катнашучыларның гамәли күнекмәләрен югары бәяли.
Барлык катнашучылар диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булган. Җиңүче Татарстан филиалы данын Самарада узачак бәйгедә яклаячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр