ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада «Идел» Халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-бәйгесенең Гала-концерты булды
“Каюм Насыйри туган җирен яңартып торгызу” фонды Резеда Ганиева белән очрашу оештыра
Роспотребнадзор балалар өчен Яңа ел күчтәнәчләре сайлауда үз киңәшләрен бирде
Әлмәттә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре табиблар бригадасына ярдәм иткән
Киләсе елда бер литр бензинның бәясе 50 сумнан да артып китәргә мөмкин

Икътисад

Әлмәттә ясалма буа мәйданнарын төзекләндерүгә 100 млн сум акча бирелә

14 сентябрь 2017, 11:12

Әлмәттә ясалма буа мәйданнарын төзекләндерүгә 100 млн сум акча бирелә Мәйданда заманча эскәмияләр куелачак, балалар һәм музыка зонасы булдырылачак, җәяүлеләр юллары төзекләндереләчәк.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Әлмәттә ясалма Буа шарлавыкларын төзекләндерүгә 100 млн 237 мең 520 сум акча бүлеп бирелгән. Хезмәт күрсәтү буенча тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Бәйгенең техник биреме нигезендә, мәйданда 69 дизайнер эскәмиясе, 2 су эчү фонтанчыгы һәм 50 чүп савыты урнаштырылачак. Шулай ук зонада балалар өчен һәм музыка җиһазлары куелачак. Моннан тыш, җәяүлеләр юллары ремонтланачак, газоннар ясалачак.

Буа шарлавыклары – ясалма буа мәйданнары, алар Әлмәтнең үзәк өлеше буйлап уза.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр