ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда балалар коллективлары арасында Тукайга һәм Пушкинга багышланган бәйге булды
Татарстанда чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган
Татарстан Президенты: Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша, борчылырлык урын юк
22 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар

Рәсми Татарстан

Татарстанга Кытай сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй килде

14 сентябрь 2017, 10:29

Мяо Вэй Россия-Кытай кече комиссиясенең икенче утырышында катнашачак.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кичә “Казан” халыкара аэропортында Кытайның сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэйны каршылады. Ул сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай комиссиясенең икенче утырышында катнашу өчен килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай комиссиясенең икенче утырышы бүген Казан Ратушасында узачак. Утырышны Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Кытайның сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй үткәрәчәк.

Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Утырышта  суднолар, автомобиль төзелеше, авиатөзелеш һәм авиация өлкәләрендә Россия-Кытай хезмәттәшлеге каралачак. Моннан тыш, Кытай компаниеләренең Көнчыгыш Себердә Красноярск технология үзәне базасында алюмин продукция җитештерү буенча кластер үсеше мөмкинлеген булдыру планлаштырыла. Кайбер энергоинтенсив җитештерү оешмалары Кытайдан Себергә күчерелергә мөмкин.

Икътисади хезмәттәшлеккә килгәндә, биредә сүз Кытай партнерларын "Алабуга” махсус икътисади зонасы инфраструктурасы үсешенә тарту турында бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10