ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Каюм Насыйри туган җирен яңартып торгызу” фонды Резеда Ганиева белән очрашу оештыра
Роспотребнадзор балалар өчен Яңа ел күчтәнәчләре сайлауда үз киңәшләрен бирде
Әлмәттә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре табиблар бригадасына ярдәм иткән
Киләсе елда бер литр бензинның бәясе 50 сумнан да артып китәргә мөмкин
Гиннесс рекордлар китабына кергән легендар спортчы Наим Сөләйманоглу вафат

Мәдәният

Татарстанда бердәм Мәдәният дәресе уза

14 сентябрь 2017, 10:06

Татарстанда бердәм Мәдәният дәресе уза Иртәгә 176 мең башлангыч сыйныф укучысы “Укучының мәдәни көндәлеген” алачак.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ").  Иртәгә, 15 сентябрьдә, республика мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә бердәм Мәдәният дәресе уза. Әлеге чара “Укучының мәдәни көндәлеге” республика проекты кысаларында оештырыла.

Быел бердәм Мәдәният дәресендә 176 мең башлангыч сыйныф укучысы “Укучының мәдәни көндәлеге"н алачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Көндәлек "Татармультфильм" берләшмәсе катнашында әзерләп чыгарылган.

Моннан тыш, быел әлеге акциягә республиканың мәдәният дәүләт учреждениеләре дә кушылып, укучылар өчен тематик чаралар: концертлар, экскурсияләр, спектакль һәм презентацияләр үткәрәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр