ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Каюм Насыйри туган җирен яңартып торгызу” фонды Резеда Ганиева белән очрашу оештыра
Роспотребнадзор балалар өчен Яңа ел күчтәнәчләре сайлауда үз киңәшләрен бирде
Әлмәттә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре табиблар бригадасына ярдәм иткән
Киләсе елда бер литр бензинның бәясе 50 сумнан да артып китәргә мөмкин
Гиннесс рекордлар китабына кергән легендар спортчы Наим Сөләйманоглу вафат

Җәмгыять

Башкортстанда алты хатын-кыз 50 яшькә җиткәндә әни булган

14 сентябрь 2017, 08:50 , Фото: bashinform.ru

Башкортстанда алты хатын-кыз 50 яшькә җиткәндә әни булган Ел башыннан республикада 301 – икешәр һәм өчәр игезәк туган.

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”). Социаль иминиятләштерү фондының Башкортстан бүлегендә бала тудыру сертификатларын тикшерү нәтиҗәләрен игълан иткәннәр. Статистика мәгълүматлары буенча, республиканың 5 хатын-кызы - 48 яшьтә, шуларның 3се беренче тапкыр бала тапкан. Шулай ук Уфада яшәүче хатын-кыз 49 яшендә беренче тапкыр әни булды, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.

Моннан тыш, күптән түгел матбугат чараларында Башкортстанда бер хатын-кызның, 30 ел бала тапмый торганнан соң, 51 яшендә яңадан бәби алып кайтуы турында хәбәр ителгән иде.

Сентябрь башына Башкортстанда 30 164 бала туган. Алар арасында 301 игезәк һәм өч игезәк, диелә агентлык хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр