ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан – 2017 елның Бөтенроссия "Тыюлык дәресләре" лидеры
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлмәт тирәсендә адашкан өч гөмбәчене тапкан
Сочида Россия укытучылары аллеясы барлыкка килде
“Кем алга карамый, шул артта кала!” – “Россия ел укытучысы” конкурсанты Алмаз Хәмидуллин

Авыл

Зәй районы басу-кырларыннан чөгендер алу эше тулы куәттә бара

14 сентябрь 2017, 03:00

“Зәй” агрофирмасы “Алга” бүлекчәсендә чөгендер уңышы гектарыннан 500-520 центнер тирәсе чыга.

(Зәй, 14 сентябрь,“Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәй районы басу-кырларыннан чөгендер алу эше тулы куәттә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, фирменный культура барлыгы 3450 гектар мәйданда алынды. Бу барлык мәйданның 34 процентында татлы тамыр алынган дигән сүз, дип яза җирле басма.

Уңыш гектарыннан уртача 370 центнер тәшкил итә. Иң күп уңыш “Зәй” агрофирмасында: гектарыннан уртача 400 центнер уңыш чыга. “ Зәй шикәрен”дә бу күрсәткеч - 371, “Востак” агрофирмасында 350 центнер тирәсе. Татлы тамыр алуда барлыгы 12 “Ропа” комбайны, дүрт погрузчик җәлеп ителде. Эш ике сменада алып барыла. Шикәр заводы исә чимал ташу өчен “КамАЗ” машиналары белән өзлексез тәэмин итә. Кагат кырында чимал ташучы машиналар озак тоткарланып тормый, чират юк. Чөгендер бушатучы техникалар исә ватылмыйча эшли. Шунысы игътибарга лаек, заводның кагат кырларында агымдагы елда чөгендер бушату (буртоукладчик) һәм чөгендер агызу (гидротранспортер) җайланмалары куелды. Чөгендер бушату җайланмасы чималны бушатып кына калмыйча, аны урнаштыра да. Элекке шундый җайланмалар сәгатенә 65 тонна чөгендер бушатса, яңасы исә 400 тонна чимал бушатып, урнаштыру үзлегенә ия. Әлеге җиһазны Ульян заводы эшчеләре Курск шәһәреннән булган подрядчы оешма белән берлектә куйды. Салкын һава өрдереп чөгендерне туңдырып саклау – отышлы юл, шуңа биредә агымдагы елда да чөгендерне туңдырып саклаучы тагын бер комплекс урнаштырылды. Шулай итеп, быел кагат кырына күбрәк чөгендер алыначак. Хәзер үк инде кагат кыры каф тавын хәтерләтә.

Бүгенге көнгә завод кырларына 253 мең тонна чимал китерелде, шуның 100101 тоннасы Зәй басу-кырларыннан иде. Шул рәвешле кагат кырларына тәүлегенә 13500 тонна чимал кабул ителә. Чималның 197538 тоннасы эшкәртелеп, барлыгы 26338 тонна шикәр комы җитештерелде. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, агымдагы елда җитештерү шактый күпкә артык. Завод тәүлегенә 7900 тоннага кадәр чимал эшкәртә. 2016 елда завод кагат кырларына 1 миллион 25 мең тонна чимал кабул ителеп, 136 мең тонна шикәр комы җитештерелгән иде. Узган сезонда ул тәүлегенә 8000 тоннага кадәр чимал эшкәртте. Чөгендернең шикәрлелеге -16, пычраклылыгы 8-8, 5 процент.

-Чимал узган елга караганда 2, 5 процентка чистарак килә, бу комбайнчыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе, - ди лаборатория башлыгы Рәкыя Шәйхуллова.

Чөгендер Зәй, Сарман, Тукай районнары агрофирмалары, Башкортстан, Чирмешеннән китерелә. Тиз көннәрдә Бөгелмә белән Лениногорскидан татлы тамыр төялгән олаулар киләчәк.

“Зәй” агрофирмасы - шикәр чөгендерен алуга иң беренчеләрдән булып керешкән хуҗалыкларның берсе. Ул чөгендер алуда һәм уңыш буенча да алдынгы. Агрофирмада татлы тамыр барлыгы 2341 гектар мәйдан били. Аның 900 гектарга якыны алынды инде. Бу көннәрдә чөгенлер алу эше “Алга” бүлекчәсенең Кәрәкәс авылы басуында бара. Биредә уңыш гектарыннан 500-520 центнер тирәсе.

- Бу агрофирма белгечләренең чөгендерне ашлау, эшкәртүгә, яңа технологияләр кертүгә, чөгендер культурасын үстерүгә фәнни яктан якын килү нәтиҗәсе, татлы тамыр игеләсе басуга катлаулы ашламалар, аммиак кертелде, - ди бүлекчә агрономы Раиф Вәлиев.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр