ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләчедә боз сарае ачты
Марат Әхмәтов: Татар көрәше – милләтебезнең җаны ул
Бүген Илһам Вәлиевнең классик концертын «Татар-информ» онлайн күрсәтә
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләче районына килде
Казанда ЮХИДИ Киров районында 13 яшьлек малайны бәрдереп киткән машина йөртүчене эзли

Авыл

Теләчедә яшьләр дә урып- җыюга үз өлешләрен кертә

14 сентябрь 2017, 01:00

Теләчедә яшьләр дә урып- җыюга үз өлешләрен кертә Быелгы уракта гаиләләре белән катнашучылар да бар.

(Теләче,  14 cентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов) Басу-кырларда гөрләп барган урып-җыю эшләрен әледән-әле килеп яуган яңгырлар тоткарлый. Өченче көн тәүлек буе яуды диярлек. Август ае коры торганлыктан, туфракны кирәгеннән артык дымлы дип әйтеп булмый. Аязып, кояшлы көннәр башланса, комбайнчыларыбыз, санаулы гектарларда калган игеннәрне суктырып алырга өлгерер дигән ышаныч бар. Кайсы гына хуҗалыкка барып чыкма: “Бар өмет – “Әбиләр чуагы”нда!” – ди алар бертавыштан. Ник дигәндә, синоптиклар алдагы көннәрдә һава торышының уңайлануын вәгъдә итә дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Быелгы уракта гаиләләре белән катнашучылар да бар. Өченче көн җаваплылыгы чикләнгән “Тукаш” ширкәтендә аталы-уллы Рәсүл, Рүзәл һәм Рәшит Гаязетдиновлар белән очрашып, сөйләшеп кайттым. Уллары Рүзәл белән Рәсүл СК – 5 комбайны белән икмәк суктырса, әтиләре Рәшит “КамАЗ” автомобиле белән басудан ындыр табагына ашлык ташый. Казан авыл хуҗалыгы академиясенең кадастр һәм җир бүлегендә өченче курста белем алучы Рүзәлнең бу алтынчы урагы. Мәктәптә укыган чорда ул дүрт ел Дамир Шакировның ярдәмчесе буларак хезмәт куйса, ике ел инде үзе өлкән комбайнчы. Узган елгы уракта алар җиде мең центнер икмәк суктырып алуга ирешсәләр, быел биш мең чиген узып баралар.

- Алдагы елларны, уку башланганчы, эшнең бик күп өлешен тәмамлый идек, быел урып-җыюга соңрак керештек. Ахырга кадәр эшләгәнче рөхсәт алырга туры килде, - ди көрәшче егет Рүзәл. Күпләр бертуган Гаязетдиновларны, әтиләре Рәшит һәм җизниләре Фәнис үрнәгендә оста көрәшче буларак беләләр. Рүзәл ике ел рәттән ул туган авылы Максабашта Сабантуй батыры булып танылды. Быелгы Чиләбе Сабантуенда ул матур көрәш үрнәкләре күрсәтеп, мактаулы өченче урынга лаек булды. Рүзәл һәм Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә белем алучы энесе Рәсүл дә районкүләм узган көрәш бәйгеләренең күп тапкыр җиңүчеләре булдылар.

Егетләрнең әтиләре Рәшит турында язмасак, язмабыз тулы булмас. Ул 1999 нчыелдан бирле “КамАЗ” автомобилендә эшли. Аңарчы хуҗалыкның автобусын йөртте. Урып-җыю чорында басудагы икмәкне амбарга, элеваторга ташу, урнаштыру хезмәттәше, үзе кебек тәҗрибәле һәм булдыклы шофер Фоат Шәймәрдановка йөкләнгән.

- Йокыдан биштә торабыз, алтыда, җиденче яртыда паркка килеп, үзебез эшләячәк техниканы тикшереп, сигездә кырга чыгабыз. Августта өйгә тугыз –уннарда кайтсак, хәзер эшебез кичке җиде-сигезләрдә тәмамлана, чөнки тиз чык, караңгы төшә. Әниләрен кич белән генә күрәбез. Улларымның эшләп йөрүен күргәч горурланам. Булдыралар бит, хезмәт күрсәткечләре дә начар түгел. Эшләгәннәренең лаеклы әҗере булыр дип ышанам. Үзләре дә кечкенәдән үк эш белән тапкан малның кадерен белеп үсәләр, - ди гаилә башлыгы, тыйнак кына елмаеп.

Хәер, әтиләре генә түгел, әниләре Әлфия дә уңган хуҗабикә, Максабаш башлангыч мәктәбендә балалар укыта. Гомумән, әлеге гаиләдәгеләрнең һәрберсе дә эшнең дә, яшәүнең дә рәхәтен, тәмен белә. Абзар тулы мал-туар асрыйлар, йорт-җирләре дә төзек, матур, авыл күрке диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр