ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан – 2017 елның Бөтенроссия "Тыюлык дәресләре" лидеры
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлмәт тирәсендә адашкан өч гөмбәчене тапкан
Сочида Россия укытучылары аллеясы барлыкка килде
“Кем алга карамый, шул артта кала!” – “Россия ел укытучысы” конкурсанты Алмаз Хәмидуллин

Авыл

16 сентябрьдән тукайлылар өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

14 сентябрь 2017, 06:00

16 сентябрьдән тукайлылар өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана Яр Чаллы шәһәрендә ярминкәләр өч төп мәйданчыкта узачак.

(Тукай районы, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). 16 сентябрьдән тукайлылар өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Гадәттәгечә, Тукай районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр Яр Чаллы шәһәре Г. Тукай Яр буе урамындагы «Төзүче» стадионы мәйданына килә ала, дип яза җирле басма.

Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының куллану базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова хәбәр иткәнчә, ярминкәләр Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Ә бәйрәм алдыннан махсус «Яңа ел казы» тематик ярминкәләре оештырылачак: 16, 17, 23, 24 декабрьләрдә Ш. Усманов урамында һәм 16, 23, 24 декабрьләрдә Г. Тукай Яр буе урамындагы «Төзүче» стадионы мәйданында.

Яр Чаллы шәһәрендә ярминкәләр өч төп мәйданчыкта узачак – Комсомол районында «Төзүче» стадионы каршында, Автозавод районында Г. Камал бульварында, Үзәк районында Ш. Усманов урамының Пушкин урамыннан алып Вахитов проспектына кадәрге өлешендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр