ҺАВА ТОРЫШЫ oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан – 2017 елның Бөтенроссия "Тыюлык дәресләре" лидеры
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлмәт тирәсендә адашкан өч гөмбәчене тапкан
Сочида Россия укытучылары аллеясы барлыкка килде
“Кем алга карамый, шул артта кала!” – “Россия ел укытучысы” конкурсанты Алмаз Хәмидуллин

Җәмгыять

КФУ клиникасында 16 мең 840 кешегә гриппка каршы вакцина ясалачак

13 сентябрь 2017, 21:59

КФУ клиникасында 16 мең 840 кешегә гриппка каршы вакцина ясалачак КФУ хезмәткәрләре һәм студентларына ясалачак "Совигрипп" вакцинасында А (H1N1), A (H2N3) һәм B штаммнары бар.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген КФУның төп бинасында гриппка каршы вакцина ясау башланган. Бу хакта уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ноябрь уртасына кадәр 16 мең 840 кешегә вакцина ясау планлаштырылган. Бүген гриппка каршы вакцина 165 кешегә ясалган.

«Казан» университет клиникасы эпидемиология бүлеге мөдире Татьяны Шляпченкова сүзләренчә, вакцина ясатучылар грипп белән авырса да, аны җиңел генә үткәреп җибәрәчәк.

Вакцинаны бигрәк тә медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, җәмәгать транспорты йөртүчеләргә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, укучыларга, студентларга, йөкле хатын-кызларга һәм 60 яшьтән узучыларга ясату киңәш ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр