ҺАВА ТОРЫШЫ oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан – 2017 елның Бөтенроссия "Тыюлык дәресләре" лидеры
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлмәт тирәсендә адашкан өч гөмбәчене тапкан
Сочида Россия укытучылары аллеясы барлыкка килде
“Кем алга карамый, шул артта кала!” – “Россия ел укытучысы” конкурсанты Алмаз Хәмидуллин

Мәдәният

Татарстан дәүләт симфоник оркестры 52нче концерт сезонын аншлаг белән ачты

13 сентябрь 2017, 21:37 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстан дәүләт симфоник оркестры 52нче концерт сезонын аншлаг белән ачты Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Иоганнес Брамсның Беренче симфониясе яңгырады.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Татарстан дәүләт симфоник оркестры 52нче концерт сезонын аншлаг белән ачты.

Сәхнәдә “Трагическая увертюра”, Оркестр белән скрипка өчен концерт һәм Иоганнес Брамсның Беренче симфониясе яңгырады. Бу кичнең солисты Дания скрипкачысы Николай Цнайдер булды.

“Николай Цнайдер танылган музыкант. Аның Казанга килергә ризалашуына бик шатмын. Николай Цнайдер Мариинск театрының чакырылган дирижеры һәм без шунда танышкан да идек”, - дип сөйләде Татарстан дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский сезонга старт бирелер алдыннан узган матбугат конференциясендә.

“Биеклек инде куелды, без аны тотачакбыз”, - дип билгеләп үтте маэстро.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр