ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан – 2017 елның Бөтенроссия "Тыюлык дәресләре" лидеры
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлмәт тирәсендә адашкан өч гөмбәчене тапкан
Сочида Россия укытучылары аллеясы барлыкка килде
“Кем алга карамый, шул артта кала!” – “Россия ел укытучысы” конкурсанты Алмаз Хәмидуллин

Җәмгыять

Ту-134 һәм Ту-154 самолетлары авиаконструкторы Россия Президенты рәхмәт хатына лаек булды

13 сентябрь 2017, 20:32

Ту-134 һәм Ту-154 самолетлары авиаконструкторы Россия Президенты рәхмәт хатына лаек булды Авиаконструкторга рәхмәт хаты хезмәттәге уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен тапшырылды.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Екатерина Фадеева). Россиянең атказанган конструкторы, шәрәфле авиатөзүче, Ту-134 һәм Ту-154 самолетларының баш авиаконструкторы, “Туполев” исемендәге ГАҖ генераль директоры киңәшчесе Александр Шенгардт Россия Президенты Владимир Путиннан хезмәттәге уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты алды. Бу хакта “Туполев” исемендәге ГАҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның кул астында Ту-154 файдалануга тапшырылган. Самолет берничә ун ел дәвамында гражданлык авиациясе һәм чит илләр өчен төп магистраль лайнер булып торган. Моннан тыш, Александр Шенгардт Ту-154А, Ту-154В, Ту-154В2нең модификациясен эшләгән. 

Александр Шенгардт — дәүләт бүләкләре кавалеры. Алар арасында Хезмәт Кызыл байрагы ордены, “Хезмәттәге фидакарьлек өчен” медале, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында куйган фидакарь хезмәт өчен” һәм башка бүләкләр бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр