ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган
"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов
Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый

Икътисад, Җәмгыять

Илдар Миргалимов: Матбугат һәм коммерцияле булмаган оешмалар - фикердәшләр

13 сентябрь 2017, 20:10

Илдар Миргалимов: Матбугат һәм коммерцияле булмаган оешмалар - фикердәшләр Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында республикада коммерцияле булмаган оешмалар эшендә мәгълүмати ярдәм күрсәтү темасына фикер алышу булды.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). Гаммәви матбугат чаралары һәм коммерцияле булмаган оешмалар фикердәшләр булып тора, дип белдерде “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов. Коммерцияле булмаган оешмалар эшендә мәгълүмати ярдәм күрсәтү темасына фикер алышу бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында узды.

“Мәгълүмати киңлектә коммерцияле булмаган оешмалар эше– нәтиҗәлелекне арттыру юллары” темасына фикер алышу социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның IV Республика форумы кысаларында барды.

Фикер алышуда гаммәви матбугат чаралары вәкилләре, SMM профессионаллары, оешмаларның матбугат хезмәте җитәкчеләре, шулай ук дәүләт структурасы һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Илдар Миргалимов гаммәви матбугат чараларының җәмгыять иминлеге өчен уртак эшкә әзер булуларын билгеләп үтте. “Без хезмәттәшлек өчен һәрчак ачык. Әмма бу эш ике яклы алып барылырга тиеш. Безнең контактлар ачык, алар буенча мәрәҗәгать итәргә мөмкин. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмас дип ышандыра алам сезне”, - дип шәрехләде ул.

Аның сүзләренчә, мондый хезмәттәшлеккә мисал итеп, агентлык тарафыннан социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген иң яхшы яктыртучыга уздырылган бәйгене күрсәтергә була.

Искәртеп үтик, бәйге 2017 елда Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы ярдәмендә уздырылган иде. Бәйгегә 58 гаммәви матбугат чаралары вәкиле һәм 256 коммерцияле булмаган оешмалардан 456 эш килгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр