ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Каюм Насыйри туган җирен яңартып торгызу” фонды Резеда Ганиева белән очрашу оештыра
Роспотребнадзор балалар өчен Яңа ел күчтәнәчләре сайлауда үз киңәшләрен бирде
Әлмәттә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре табиблар бригадасына ярдәм иткән
Киләсе елда бер литр бензинның бәясе 50 сумнан да артып китәргә мөмкин
Гиннесс рекордлар китабына кергән легендар спортчы Наим Сөләйманоглу вафат

Икътисад

Казанда III Россия-Кытай яшь галимнәренең конгрессы үтә

13 сентябрь 2017, 18:12

Халыкара конгресста урта һәм кече бизнес вәкиле булган 150дән артык яшь делегат катнашачак.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Ксения Быкова). Казанда 12-16 сентябрьдә яшь эшмәкәрләрнең III Россия-Кытай конгрессы уза. Чараны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия яшьләр берлеге, Россия-Кытай яшь эшмәкәрләр клубы, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, шулай ук Татарстан студентлар лигасы, Яшьләр дипломатиясе академиясе оештыра.

Алдагы ике конгресс шулай ук Россиядә узган. Беренчесе - Хабаровскида, икенчесе быел Ульяновскида.

Өченче конгрессны Татарстан башкаласында уздыру юкка гына каралмаган. Казан Европа һәм Азия арасында капка булып тора һәм Россия белән Кытай Республикасы арасындагы багланышлар үсешен күрсәтә, дип билгеләп үтә оештыручылар.

Казанда әле күптән түгел генә Кытайның Генераль консуллыгы ачылды һәм ул үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә.

Конгресс кысаларында төрле формада Россия һәм КНРның яшь эшмәкәрлекне һәм бизнес-инкубаторны үстерүдәге тәҗрибәсе күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Яшьләр дипломатиясе академиясе.

Конгресс йомгаклары буенча резолюция имзаланачак, анда илләр арасында яшьләр җәмгыятьләренең эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәттәшлекнең төп үсеш юнәлешләре күрсәтеләчәк. Моннан тыш 2018 елда Казанда Россия-Кытай студентлары бизнес-инкубаторын эшләтеп җибәрү мөмкинлеге каралачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр