ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Каюм Насыйри туган җирен яңартып торгызу” фонды Резеда Ганиева белән очрашу оештыра
Роспотребнадзор балалар өчен Яңа ел күчтәнәчләре сайлауда үз киңәшләрен бирде
Әлмәттә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре табиблар бригадасына ярдәм иткән
Киләсе елда бер литр бензинның бәясе 50 сумнан да артып китәргә мөмкин
Гиннесс рекордлар китабына кергән легендар спортчы Наим Сөләйманоглу вафат

Җәмгыять

“Татар-информ”да кулланучы хокукларын яклау турында сөйләячәкләр

13 сентябрь 2017, 18:21

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 14 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләренә багышлана.

Матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, вакытлыча идарә җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марина Трофимова катнаша. Әлеге чара күзәтчелек хезмәтенең 95 еллык бәйрәме алдыннан уза. Матбугат конференциясендә сүз идарә эшенең төп нәтиҗәләре һәм әлеге хезмәтнең үсеше турында барачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кеше шәрехләрдә кызыксындырган сорауларын бирә ала.

Әлеге конференциягә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр