ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Раил Садриев: Татар баласы өчен милли герой – татарча сөйләшкән ата-анасы
Азербайҗан татарлары Мәүлидне билгеләп үтәчәк
Казан һәм Санкт-Петербургта яңа туристик маршрут булдырыла
Әниләр көнендә Татарстанның Милли музеенда караоке һәм матурлык салоны эшләячәк
Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Икътисад

Минималь хезмәт хакын яшәү минимумына җиткерү өчен, 60 миллиард сум акча таләп ителә

13 сентябрь 2017, 17:46

Минималь хезмәт хакын яшәү минимумына җиткерү өчен, 60 миллиард сум акча таләп ителә Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы белән тигезләргә тәкъдим итә.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы белән тигезләргә тәкъдим итә. Аның өчен бары 60 миллиард сум акча кирәк, дип җиткерә Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе башлыгы Михаил Шмаков дәүләт башлыгы белән очрашуда. Бу хакта “РИА Новости” җиткерә.

Россия президенты Владимир Путин 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумының хәзерге 71-72 процентыннан 85 процентка күтәреп, 2019 елдан да калмыйча тигезләргә тәкъдим иткән.

Очрашу кысаларында Шмаков 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен һәм яшәү минимумын бер үк вакытта арттыру тәкъдиме белән чыгыш ясаган. “Икътисад үз үсешендә уңай үзгәреш бирде, ә әлеге мәсьәләне ил күләмендә бер үк вакытта чишүдә 60 миллиард сум акча таләп ителә”, - дигән Шмаков һәм әлеге суммадан 16-18 миллиарды федераль бюджет чыгымнары булачагын аңлаткан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр