ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан – 2017 елның Бөтенроссия "Тыюлык дәресләре" лидеры
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлмәт тирәсендә адашкан өч гөмбәчене тапкан
Сочида Россия укытучылары аллеясы барлыкка килде
“Кем алга карамый, шул артта кала!” – “Россия ел укытучысы” конкурсанты Алмаз Хәмидуллин

Икътисад

Августта россиялеләр кибеттә уртача 518 сум калдырган

13 сентябрь 2017, 16:49

Августта россиялеләр кибеттә уртача 518 сум калдырган Җәй ахырында уртача чек бәясе 3 процентка артып, 518 сумны тәшкил иткән.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Россиялеләр 2017 елның августында күбрәк акча туздырган. Шулай итеп, җәй ахырында уртача чек бәясе 3 процентка артып, 518 сумны тәшкил иткән.

“Июль аенда уртача чек бәясе 3 процентка төшкән иде. Августның уртача чегы җәйнең беренче ай күрсәткеченә "кайтты". Нәтиҗәдә, август аеның уртача чек суммасы 518 сум булды”, дип саннар китерә “Газета.ру”, “Ромир” холдингы тикшеренүләренә нигезләнеп.

Басма мәгълүматлары буенча, сатып алу бәяләрен арттыруда Россиянең Үзәк округы һәм башкала төбәгендә яшәүчеләр сәбәпче булган.

Шулай итеп, мәскәүлеләр август аенда супермаркетларда 6,8 процентка артыграк, ягъни алдагы айдагы 646 сум урынына 690 сум акча тотканнар.

Россиядә июль аенда уртача чек 14 сумга кимеп, 503 сумны тәшкил иткән булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр