ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Фото: Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан
Мәскәүдә Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана
Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр

Икътисад

Эшләми торган пенсионерларга ярдәм итүгә төбәкләргә 6,5 млрд сум акча бүленәчәк

13 сентябрь 2017, 16:10

Эшләми торган пенсионерларга ярдәм итүгә төбәкләргә 6,5 млрд сум акча бүленәчәк Пенсияләренә өстәмә финанс ярдәмен 410 меңләп кеше алачак.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте бюджеттан төбәкләргә керемнәре төбәк яшәү минимумыннан ким булган эшләми торган пенсионерларга ярдәм итүгә 6,5 млрд сум акча юнәлтте, - дип җиткергән премьер-министр Дмитрий Медведев. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

“Керемнәре төбәк яшәү минимумыннан ким булган эшләми торган пенсионерларга ярдәм йөзеннән акча бүленәчәк. Бу акчалар пенсияләргә социаль өстәмә түләү өчен каралган. Әлеге максаттан инде 6,5 млрд сумлап җибәрелде”, - дип җиткергән Медведев чәршәмбе көнне Россия Хөкүмәте утырышында.

Тагын бер миллиард сум акча чәршәмбе көнне бүленәчәк. Нәтиҗәдә, пенсияләренә өстәмә финанс ярдәмен 410 меңләп кеше алачак, дип билгеләп үткән Медведев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр