ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Роспотребнадзор: Россиядә балаларның 12 проценты гына тулысынча сәламәт

13 сентябрь 2017, 15:33

Роспотребнадзор: Россиядә балаларның 12 проценты гына тулысынча сәламәт Ведомство мәгълүматлары буенча, 7–9 яшьтәге мәктәп укучыларының яртысында, шулай ук югары сыйныф укучыларының 60 процентында хроник чирләр бар.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Россиядә сау-сәламәт балалар саны 12 проценттан артмый, мәктәп укучыларының күбсендә хроник чирләр бар, - дип җиткерә “РИА Новости”, Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә сылтама белән.

Ведомство мәгълүматлары буенча, соңгы унъеллыкта балалар сәламәтлеге какшау 1,5 тапкырга, ә хроник авыручылар саны 2 тапкырга арткан.

“Сәламәт балалар саны кимү күзәтелә, мәктәп укучылары арасында ул 10-12 проценттан артмый. Функциональ тайпылышлар һәм хроник авыруларның барлык төр үсеш төркемнәрендә артуы күзәтелә”, - дип билгеләп үтелгән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә.

Шул ук вакытта, ведомство мәгълүматлары буенча, 7–9 яшьтәге мәктәп укучыларының яртысында, шулай ук югары сыйныф укучыларының 60 процентында хроник чирләр күзәтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр