ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы
Путин кортежы үтә торган юлларга мина куелуы турында 60 шалтырату килгән
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңнарны сагынып кайтам
Уфада “Башкортстан гүзәле” Бөтенхалык матурлык һәм традицияләр бәйгесе уза

Казан хәбәрләре

Илсур Метшин Идел буе федераль округының башкала җитәкчеләре рейтингы лидеры

13 сентябрь 2017, 15:13

Илсур Метшин Идел буе федераль округының башкала җитәкчеләре рейтингы лидеры Казан мэры Идел буе федераль округы рәсми затлары медиарейтингларында алдынгы урыннарда беренче генә торуы түгел.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Казан мэры Илсур Метшин “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасының Идел буе федераль округы башкала җитәкчеләренең 2017 ел август ае медиарейтингында беренче урынны алды.

Федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларын анализлау нәтиҗәсендә, Илсур Метшинның медиаиндексы 13211,1 пункт тәшкил итә, дип табылган. Массакүләм мәгълүмат чараларында Казан мэрының мәктәп директорлары тарафыннан укытучылар һәм ата-аналар каршында хисап бирү практикасын кертү турындагы фикере, ”Әкият” курчак театры каршында узган “Чәчәк фестивале"ндә булуы һәм футбол буенча дөнья чемпионатына шәһәрне бизәргә мөмкин булган композицияләрне атавы, капиталь төзекләндерү барышында Чуйков урамының 52-нче йортындагы су үтеп зарарланган фатирларда яшәүчеләр белән аралашуы яңгыраш тапкан.

Икенче һәм өченче урыннарда Түбән Новгород һәм Саратов шәһәрләре башлыклары тора.

Искәртергә кирәк, әлеге рейтинг “Медиалогия” массакүләм мәгълүмат чаралары системасы нигезендә төзелә. Казан мэры округ субъектлары башкаласы рәсми затлары айлык медиарейтингларында алдынгы урыннарны инде берничә тапкыр яулады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр