ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды

Икътисад, Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов "Алабуга" икътисади зонасында яңа җитештерү төзелешенә старт бирде

13 сентябрь 2017, 14:59

Р.Миңнеханов Махсус икътисади зонада "Роквул-Волга" гамәлдәге резидентының Grodan заводы төзелеше башлана.

(Алабуга, 13 сентябрь, "Татар-информ", Юлия Косолапкина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы шартларда "Алабуга" махсус икътисади зонасында яңа предприятие төзелешенә старт бирде. Биредә "Роквул-Волга" гамәлдәге резидентының Grodan заводы сафка бастырылачак.

"Бүген безнең махсус икътисади зона мәйданчыгында бик күп вакыйгалар була. Яңа төзелешне башлар алдыннан таш салабыз, бу "Роквул-Волга" резиденты гамәлгә ашырган яңа җитештерүләрнең дәвамы булып тора. Бу - 2012 елдан бирле уңышлы эшләп килүче стратегик резидент. Продукт Татарстан Республикасындагы гына түгел, ә Россия Федерациясендәге ихтыяҗларны да ябарга мөмкинлек бирәчәк ", – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Яңа завод минераль ватадан субстрат җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Ул җитештерүчеләргә куркынычсыз һәм сәламәт ризыклар үстерергә мөмкинлек биргән мохит булып тора.

"Биш ел элек без завод төзедек, хәзер авыл хуҗалыгына ярдәм итәчәк яңа җитештерү линиясен башлыйбыз. Планлы инвестицияләр күләме хәзерге вакытта 500 миллион сумны тәшкил итә", – дип билгеләп узды"Роквул-Волга" заводы идарәчесе Максим Васильев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр