ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан – 2017 елның Бөтенроссия "Тыюлык дәресләре" лидеры
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлмәт тирәсендә адашкан өч гөмбәчене тапкан
Сочида Россия укытучылары аллеясы барлыкка килде
“Кем алга карамый, шул артта кала!” – “Россия ел укытучысы” конкурсанты Алмаз Хәмидуллин

Икътисад

Россиядә тәмәке бәясе Европадагы дәрәҗәгә җиткерелергә мөмкин

13 сентябрь 2017, 13:59

Россиядә тәмәке бәясе Европадагы дәрәҗәгә җиткерелергә мөмкин Бер тәмәке кабының бәясе 150 сумнан артып китүе ихтимал.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Евразиянең тәмәкегә каршы коалициясе Россия премьер-министры Дмитрий Медведевка акцизларның бәясен Европадагы уртача дәрәҗәгә кадәр күтәрү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә. Шул рәвешле бер тәмәке кабы бәясе 150 сумнан артып китәргә мөмкин.

Хат авторлары фикеренчә, якындагы биш ел эчендә тәмәке акцизларының үсеш темпы сизелерлек кимергә мөмкин. Бу исә, тәмәке тартучылар эпидемиясен китереп чыгарып, көчле авырулар һәм үлүчеләр санын арттырырга ихтимал. Моны булдырмас өчен Евразиянең тәмәкегә каршы коалициясе акцизларны арттыру яклы.

Евразия икътисади комиссиясенең советы 15 сентябрьдә Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Россия өчен тәмәкенең яңа акциз ставкаларын карарга планлаштыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр