ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Җәмгыять

Татар клавиатурасын җитештерә башлау өчен 1 миллион сум акча таләп ителә

13 сентябрь 2017, 13:41

Татар клавиатурасын җитештерә башлау өчен 1 миллион сум акча таләп ителә Татар клавиатурасын җитештерә башлаганчы тагын ике-өч ай үтәчәк.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның "Теория" дизайн студиясе беренче "Басма"  татар клавиатурасын булдырды. Аңа татар телендәге алты хәреф, ягъни Ә, Ң, Җ, Ө, Ү, Һ, өстәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче татар клавиатурасы текст басканда телләрне күчерү мәсьәлсен хәл итәчәк.

Аны булдыручылар татар хәрефләрен клавиатура уртасында – уң һәм сул кул бармаклары эшләү чигендә урнаштырган. Бу исә "Басма" клавиатурасы белән эшли башлауны җиңеләйтә. Алты яңа төймә өстәлү белән клавиатурада берни дә үзгәрми, ул нибары озынчага сузылачак. Шулай ук уңайлы булсын өчен, анда нокта һәм өтер өчен аерым төймәләр куелган.

Клавиатураның тәҗрибә өчен булган үрнәге һәм принципиаль микросхемасы әзер. Әмма аны күпләү җитештерә башларга 1 миллион сум акча кирәк. Акча детальләр, клавиша һәм корпус ясау өчен тотылачак. Ә клавиатураның үзен җитештерү чыгымнары алда әйтелгән бәягә әле кертелмәгән.

Казанның "Теория" дизайн студиясе кирәкле акчаны Planeta.ru краудфандинг платформасында (интернетта төрле проектларны ясарга акчалар бирүчеләр җыелган урын – Т.-и.) җыярга тырыша. 1 миллион сумны җыеп, татар клавиатурасын җитештерә башлаганчы тагын ике-өч ай үтәчәк, дип белдерә студия вәкилләре.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр