ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан – 2017 елның Бөтенроссия "Тыюлык дәресләре" лидеры
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлмәт тирәсендә адашкан өч гөмбәчене тапкан
Сочида Россия укытучылары аллеясы барлыкка килде
“Кем алга карамый, шул артта кала!” – “Россия ел укытучысы” конкурсанты Алмаз Хәмидуллин

Икътисад, Рәсми Татарстан

"Татспиртпром" үз продукциясен республикадан читкә чыгарып сатуны 55 процентка арттырган

13 сентябрь 2017, 13:08 , Фото: prav.tatarstan.ru

Директорлар советы тарафыннан Чистайда "Ак Кремль” сыра заводы төзү буенча инвестпроект каралган һәм расланган.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Республиканың Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте Директорлар советының чираттагы утырышы узды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Утырыш барышында 2017 елның беренче яртыеллыгы буенча "Татспиртпром" акционерлык җәмгыятенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары каралган. Оешма продукцияне Татарстаннан читкә чыгаруны киңәйтү буенча эшне дәвам иттерә. Әлеге хисап аралыгында Россия Федерациясе төбәкләрендә продукция сату 55 процентка арткан. Шулай ук республиканың үзендә дә спиртлы эчемлекләр 17 процентка күбрәк сатылган.

Директорлар советы тарафыннан Чистайда "Ак Кремль” сыра заводы төзү буенча инвестпроект каралды һәм расланды. Аны 2018 елга файдалануга тапшыру планлаштырылган.

Директорлар советы утырышында оешманың агымдагы ел эшчәнлегенә кагылышлы кайбер башка мәсьәләләр дә күтәрелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр