ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Россиядә 8 миллионнан артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан

13 сентябрь 2017, 11:17

Россиядә 8 миллионнан артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан Роспотребнадзор төбәкләргә гриппка каршы вакцина кайтару һәм халыкның иммунитетен күтәрү буенча мониторинг алып бара.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 8 миллионнан артык кеше 2017-2018 елда Төньяк ярымшарда булачак грипп төрләренә каршы прививка ясаткан. Бу хакта ТАСС агентлыгына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Роспотребнадзор төбәкләргә гриппка каршы вакцина кайтару һәм халыкның иммунитетен күтәрү буенча мониторинг алып бара.

"8 сентябрьгә барлык вакцинаның 50 проценты тапшырылган, 8,2 миллион кеше прививка ясаткан, шулар арасында 1,6 миллион бала да бар ", – диелә идарә хәбәрендә.

Роспотребнадзорда шулай ук 58,5 миллион дозага якын грипп вакцинасы, шул исәптән балалар иммунитетын күтәрү өчен – 17,8 миллион доза сатып алынганлыгы, препаратларны төбәкләргә тапшыру дәвам итүен дә белдергәнннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр