ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан – 2017 елның Бөтенроссия "Тыюлык дәресләре" лидеры
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлмәт тирәсендә адашкан өч гөмбәчене тапкан
Сочида Россия укытучылары аллеясы барлыкка килде
“Кем алга карамый, шул артта кала!” – “Россия ел укытучысы” конкурсанты Алмаз Хәмидуллин

Хәвеф-хәтәр

Лениногорск районында КАМАЗ һәм җиңел машина бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган

13 сентябрь 2017, 10:38 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Лениногорск районында КАМАЗ һәм җиңел машина бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган Фаҗига Лениногорск – Азнакай юлының 3 нче чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Лениногорск районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын икәү зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән.

Һәлакәт кичә кич Лениногорск – Азнакай юлының 3 нче чакрымында булган: «КАМАЗ» һәм 15 нче модель «Лада» бәрелешкән.

Фаҗига урынына 7 нче зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре киткән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 24 һәм 25 яшьлек ике егетнең гомере өзелгән, тагын 20 яшьлек ике егет зыян күргән. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр