ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Казаннан Мәскәүгә поезд белән шәхси машинаны күчереп булачак

13 сентябрь 2017, 09:48

Казаннан Мәскәүгә поезд белән шәхси машинаны күчереп булачак Әлеге тимер юл маршруты буенча автомобиль күчерү вагоны йөри башлаган.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россия тимер юллары оешмасының матбугат хезмәте «Мәскәү – Казан» N23Г/24М пассажир поездында автомобиль күчерү вагоны йөри башлавы турында хәбәр итә. Пассажирлар хәзер үз машиналарын һәм мотоциклларын күчереп йөртә алачак. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Әлеге хезмәтнең бәясе транспорт чарасының авырлыгына, пассажирлар санына, вагон төренә һәм билет сатып алу формасына бәйле. Автомобиль күчерү вагонына 8 мотоцикл яки 3тән 5кә кадәр машина сыя. Күчерү өчен гаризаны алдан тапшырырга кирәк.

Мәскәүдән транспорт чарасын махсус автомобиль күчерү вагоны йөргән башка шәһәрләргә – Адлер, Санкт-Петербург, Петрозаводск, Әстерхан һәм Ростов Донга да күчереп була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр