ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы
Путин кортежы үтә торган юлларга мина куелуы турында 60 шалтырату килгән
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңнарны сагынып кайтам
Уфада “Башкортстан гүзәле” Бөтенхалык матурлык һәм традицияләр бәйгесе уза

Җәмгыять, Казан хәбәрләре

Казаннан Калининградка яңа рейслар ачыла

13 сентябрь 2017, 08:19

Казаннан Калининградка яңа рейслар ачыла Очышлар атнага ике тапкыр башкарыла.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Казан аэропорты Калининградка яңа рейс ача. Очышлар 4 октябрьдән башлана һәм атнага ике тапкыр “CRJ-200” очкычларында башкарылачак, дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми порталы Казан аэропорты матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Казаннан очкычлар һәр чәршәмбе 18.00 сәгатьтә (Калининградка 19.50 сәгатьтә барып җитәчәк) һәм шимбә көннәрендә 16.40 сәгатьтә башкарылачак. Шимбә көнге очышлар вакытында самолет Калининградка 18.30 сәгатьтә килеп җитә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Очышлар вакытына үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр