ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы
Путин кортежы үтә торган юлларга мина куелуы турында 60 шалтырату килгән
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңнарны сагынып кайтам
Уфада “Башкортстан гүзәле” Бөтенхалык матурлык һәм традицияләр бәйгесе уза

Спорт

"Нефтехимик" хоккейчылары "Торпедо" командасына оттырды

13 сентябрь 2017, 07:40 , Фото: hcneftekhimik.ru

Овертайм – ялгышуга кадәрге уен, дип белдерде баш тренер.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Түбән Новгородның "Торпедо" командасына оттырды. Төп вакыты 2:2 исәбенә төгәлләнгән матчның җиңүчесе өстәмә билгеләнгән вакытта ачыкланды.

Боз хуҗалары – "Нефтехимик" хоккейчылары исәпне беренче булып ачты. Алай гына да түгел, Түбән Кама командасының өстенлеге икенче период азагына кадәр диярлек ике алка аермасына да җиткән иде. Әмма "Торпедо" сакчысы Денис Баранцев керткән ике алка уенны овертаймга күчерде. Анысында кунаклар уңышка иреште.

"Матч кызыклы булды. Овертайм – ялгышуга кадәрге уен", – дип белдерде "Нефтехимик"ның баш тренеры Андрей Назаров.
 
КХЛ. Даими чемпионат. «Нефтехимик» (Түбән Кама) – «Торпедо» (Түбән Новгород) – 2:3 ОТ (1:0, 1:2, 0:0, 0:1).
 
1:0  Шәрипҗанов (Жердев, Нестрашил, 10:41)
2:0  Галимов (Куликов, 25:48)
2:1  Баранцев (Даугавиньш, Еглич, 35:39, күплектә)
2:2  Баранцев (Дугин, Еглич, 38:40, күплектә)
2:3  Дугин (Кундратек, 63:38).

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр