ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы
Путин кортежы үтә торган юлларга мина куелуы турында 60 шалтырату килгән
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңнарны сагынып кайтам
Уфада “Башкортстан гүзәле” Бөтенхалык матурлык һәм традицияләр бәйгесе уза

Җәмгыять

Тукай районы өлкәннәре урак өстендә үз өлешләре булу белән горурлана

13 сентябрь 2017, 05:00

Тукай районы өлкәннәре урак өстендә үз өлешләре булу белән горурлана Читтән кеше китереп эшләткәнче, үз көчеңә, үз хуҗалыгының өлкәннәренә таяну күпкә отышлырак.

(Тукай районы, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Хәмит Мөхәммәтшин). Сентябрь башында пыскаклап яуган яңгырлы көннәр арасында бер-ике көн матур, кояшлы, назлы йомшак җилле булып алды. Шундый көнне Тукай районы ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Галимҗан Зарипов белән Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка, өлкәннәребезнең быелгы катлаулы урак өстендә хуҗалыкка ни дәрәҗәдә булышулары турында белешергә бардык, дип район газетасы.

Юл читендәге аксыл-сары иген басуларында комбайннар соңгы кишәрлекләрне урып-суктыралар. Юлларда ашлык төягән машиналар очрый. Бусы – «Кама-Бекон» җәмгыяте җирләре, комбайн артыннан тракторлар җир сөрүгә керә. «Быелгы табигать шартлары урып-җыю эшләренә үзенең шактый төзәтмәләрен кертте. Уракны кичектерде, туктаусыз явым-төшем зур мәшәкать тудыра, – дип игенченең хәленә кереп сөйләп бара Галимҗан Сәетҗан улы. – Мондый елны иш янына куш, дигәндәй, ветераннарыбыз булышлыгы бик тә ярап тора».

Бердәмлектә – көч, дип яше-карты уракка дәртләнеп тотынгач, сентябрьнең беренче ункөнлегенә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның бөртеклеләрне урып-җыю эшләре ахырына якынлашкан. Без бодай басуында төшке аш вакытына туры килдек. Баш бухгалтер Илсур Сафин, баш агроном Илдар Мөхәммәдиев, хуҗалыкның профсоюз оешмасы рәисе Нәсимә Сәгыйдуллина кырчыларны урып-җыю барышы белән таныштырып алдылар.

– Без уракчыларга нәтиҗәле эшләсеннәр өчен бөтен шартларны тудырабыз. Кыр кухнясы ике тапкыр ашарга китерә, ягулык салу һәм эретеп ябыштыру эшләре басуда башкарыла. Комбайнчылар һәм шоферлар бер караңгыдан икенчесенә кадәр мул уңышны җыеп алу өчен тырышалар. Көннәрнең явымлы торуы тоткарлык тудырса да, аяз вакытның һәр минутын эшкә җигәләр. Рәхмәттән гайре сүзебез юк аларга! – диде баш агроном Илдар Мөхәммәдиев.

Профком рәисе Нәсимә Сәгыйдуллина эшнең уңай барышында яшьләр янәшәсендә тәҗрибәле остазлары – өлкән абый-апалары булуын уңай күренеш, дип бәяли. Яшьләр Казан авыл хуҗалыгы академиясе һәм лицей студентлары Раил Сәйфуллин, Рифат Сәгыйдуллин, Адель Зиннәтуллиннар «Дон» комбайннары, ә Тимур Сафин «Магдон» чапкычы белән гаять оста идарә итәләр. Урак башыннан бирле яхшы нәтиҗәләр күрсәткәч, хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин егетләрне урып-җыю төгәлләнгәнче, 20 сентябрьгә кадәр үзләренең комбайнында эшләүләрен дәвам итүләрен сорап, академия ректорына мөрәҗәгать иткән. Гозеренә уңай караганнар. «Күз тимәсен, егетләребез хезмәт сынавын бик яхшы билгесенә үтәләр», – дип мактый авыл яшьләренең эшен. Ә яшьләр өлкәннәрдән үрнәк алып эшлиләр. «Урак өстендә төрле җаваплы эшләрдә дистәдән артык ветераныбыз катнаша», – диде Нәсимә Сәгыйдуллина һәм кырдан ындыр табагына ашлык төяп кайтучы КамАЗ шоферы Расих Бариев белән таныштырды. Күреп торам, шофер ашыга, вакыты тар. Шулай да кыска гына әңгәмә корып алдым. 45 ел руль артында икән, ышанычлы булганга ерак юлларга да йөртәләр үзен. Тагылма арба тагып эшләвен дә әйтте. Бүген дә үз эшен яратып, булсынга тырышып эшли. Машинасы һәрчак төзек. Без Расихка уңышлы, бәрәкәтле юллар теләп, техника паркына, остаханәгә юнәлдек. Галимҗан Зарипов иске КамАЗ машинасы янындагы ремонтчылар белән күрешеп, эш һәм көнкүреш шартлары турында белеште, бу мәсьәләдә хуҗалык җитәкчелеге эшчәнлегеннән бик тә канәгать калуын яшермәде. Остаханәдә хезмәт ветераны, моторист Шәфигулла Сәгыйдуллин белән ягымлы күрешеп, техника төзеклеге турында сөйләштек. Аны яхшы оста, техникага җан өрүче белгеч буларак бик нык хөрмәт итәләр. Ветеран хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинның техникага һәм, гомумән, эш шартларын яхшыртуга зур тырышлык куюын әйтте. Остаханә киңәйтелгән, эш кораллары белән баетылган. Монда икенче хезмәт ветераны токарь-слесарь Айдар Әшрәфуллинны белмәгән кеше юктыр. Механизаторлар аны «алыштыргысыз белгечебез» дип атыйлар. Һәртөрле сафтан чыккан деталь-узелны яңартып, заводтан кайткан кебек ялт итеп шомартып, кырып бирер. Айдар 34 ел буе төрле маркадагы кыр корабларын парлап, аларның бөтен нечкәлекләрен яхшы белә. Шуңа күрә станок артында бөтенесен күздән кичереп, яхшылап төзәтә, кирәк икән яңасын ясап бирә. Пенсиягә чыккач, станокчы һөнәренә өстенлек биреп, үз эшенең остасы булып таныла. Һәртөрле заказны вакытында югары сыйфатлы итеп үти. Менә шундый алтын куллы һөнәр ияләре ветераннарыбыз Шәфигулла Сәгыйдуллин, Айдар Әшрәфуллиннар ярдәме белән басуларда 7 «Дон» комбайны һәм башка төрле техника төгәл эшләде. Хуҗалык җитәкчелеге, белгечләр, профсоюз һәм ветераннар оешмалары ветеран тракторчылар Мөхәррәм Шәяхмәтов, Әхнәф Зыятдинов, аш-су осталары Мәүлидә Гарипова, Гыйльмия Җәләлетдинова, машина йөртүче Мурат Шәехов, үлчәүче Рима Бариева, амбарчы Сәрия Әхмәтҗанова, хисапчы Мәгъдүмҗан Сәгыйдуллин, каравылчы Наил Юнысовлар эшчәнлеге югары бәяли. Һәркайсы урак өстендә үз эшен намуслы башкарып, мул уңышны җыеп алуда үз өлеше булуы белән горурлана.

Район ветераннар оешмасы урып-җыю чорында Сәйдәшев хуҗалыгы ветераннары үрнәген киләчәктә һәр авылда җәелдерүне максат итеп куя. Читтән кеше китереп эшләткәнче, үз көчеңә, үз хуҗалыгының өлкәннәренә таяну күпкә отышлырак. Аның яшьләрне тәрбияләү ягын да истән чыгарырга ярамый, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр