ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы
Путин кортежы үтә торган юлларга мина куелуы турында 60 шалтырату килгән
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңнарны сагынып кайтам
Уфада “Башкортстан гүзәле” Бөтенхалык матурлык һәм традицияләр бәйгесе уза

Җәмгыять

РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев шәхси сораулар буенча тукайлыларны кабул итте

13 сентябрь 2017, 03:00

РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев шәхси сораулар буенча тукайлыларны кабул итте Очрашуга килгән дүрт кешенең мөрәҗәгате җир мәсьәләләре белән бәйле иде

(Тукай районы, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевның Тукай районында кабул итүенә килгән дүрт кешенең мөрәҗәгате җир мәсьәләләре белән бәйле иде, дип яза җирле басма.

Элек «Раздолье», хәзер «Возрождение» исеме белән йөргән бакчачылык ширкәтеннән Вячеслав Цикало биредә законсыз рәвештә җир участокларын рәсмиләштерәләр, саталар, диде. Бу ситуациядә Дума депутатыннан ярдәм сорады. Аңлашылып бетмәгән әлеге хәлгә тулырак аңлатма бирү өчен очрашуга район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Сергей Русский чакырылды. Ул бу ширкәттә участокларны приватизацияләү эше хәзергә туктатылды, дип белдерде. Депутат әлеге сорау буенча палата рәисе урынбасарына да, мөрәҗәгать итүчегә дә тулырак документлар пакетын әзерләргә һәм үзенең электрон адресына юлларга кушты. Проблеманы өйрәнермен, контрольгә алырмын, дип ышандырды.

Күперле авылыннан Альбина Ямалиева төзегән йортына инде берничә ел буе документ ала алмавы турында әйтте. Участоктагы җиргә документ бар, йортка юк. «Минем участокта, мөгаен, башка йорт теркәлгәндер. Хәзер судка барырга кушалар», – диде ул. Кулындагы документларны карагач, чыннан да, кадастр номерының туры килмәве ачыкланды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Альфред Мингалимов әлеге сорауны үз өстенә алырга, тикшерергә вәгъдә бирде.

Яр Чаллы шәһәреннән Илгиз Хуҗин депутатка гадәти булмаган мөрәҗәгать белән килгән иде. Ул Марат Мансур улыннан Төньяк Флотка бару өчен республика делегациясе составына кертүдә булышуын сорады. 1998 елда, ике еллык хәрби хезмәтен тәмамлап, туган җиренә кайтам дигәндә, бу флотта аның улы Илшатның гомере өзелгән булган.
Күзкәй авылында яшәүче пенсионер Рәсимә Әминова йортын ремонтлатырга депутаттан ярдәм күреп булмасмы дип килгән. «Йорт 1935 елда төзелгән, бик иске хәлдә. Ремонт өчен йөәр меңләгән акча кирәк. Кышын анда бөтенләй яшәрлек түгел, Мәскәү өлкәсендә яшәүче кызым һәм оныгым янына барып торам», – дип аңлатып үтте ул. Кабул итү вакытында билгеле булганча, ул торагын яңартуга мохтаҗлар исемлегендә тора икән, ләкин чиратның килеп җитүенә генә өмет аз. Депутат бу мәсьләдә берни дә вәгъдә итә алмыйм, район җитәкчелеге белән фикерләшеп карармын, диде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр