ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Спорт

Кукмарада баскетбол буенча республика беренчелеге узды

13 сентябрь 2017, 08:03 , Фото: Ильнар Тухбатов

Кукмарада баскетбол буенча республика беренчелеге узды Ярыш дүрт көн дәвам итте. Җиңүчеләр Мактау грамотасы һәм медальләргә ия булды.

(Кукмара,13 сентябрь,  "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның "Зилант" спорт комплексында 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында баскетбол буенча республика беренчелеге үтте, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Ярышта 12 команда катнашты. "А" төркемендәге алты команда Казан, Түбән Кама, Алабуга, Яр Чаллы, Арча шәһәрләреннән булса, "Б" төркеменә авыл районнарыннан - Кукмара, Аксубай, Спасс, Түбән Кама (Кама Аланы), Питрәч, Балтач командалары керде.

Дүрт көн дәвамында барган кискен көрәштә "А" төркемендә - Яр Чаллы, "Б" төркемендә Кукмара командасы җиңүче булды. Икенче урында - Алабуга һәм Аксубай, өченче урында Түбән Кама һәм Спасс районнары командалары калды. Җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр