ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы
Путин кортежы үтә торган юлларга мина куелуы турында 60 шалтырату килгән
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңнарны сагынып кайтам
Уфада “Башкортстан гүзәле” Бөтенхалык матурлык һәм традицияләр бәйгесе уза

Хәвеф-хәтәр

Апаста “көмешкә” ясап сатучыларга җинаять эше кузгалтылган

13 сентябрь 2017, 04:00

Апаста “көмешкә” ясап сатучыларга җинаять эше кузгалтылган Ике тапкыр хокук сакчылары кулына эләксә, хәзер җинаят эше дә кузгатыла.

(Апас, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апаста “көмешкә” ясап сатучыларга җинаять эше кузгалтылган, дип яза җирле басма.

Район “Госалкоголь», кулланучылар хокукларын яклау инспекторы Гөлнара Абдрахманова:

-Август аенда хокук сакчылары белән бергәләп, 26 тапкыр шәхси сектор, сәүдә нокталарында алкогольле продукция әйләнеше тикшерелде. Бер авылда кибеттә законсыз рәвештә сыра белән сату итүләре ачыкланды. Бу эш суд каравына җибәрелде, - дип хәбәр итә.

Август аеннан закон бозучыларга штрафлар бик күпкә артты. Үз өендә көмешкә ясап сәүдә итүче, мәсәлән, ике тапкыр хокук сакчылары кулына эләксә, хәзер җинаят эше дә кузгатыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр