ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан – 2017 елның Бөтенроссия "Тыюлык дәресләре" лидеры
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлмәт тирәсендә адашкан өч гөмбәчене тапкан
Сочида Россия укытучылары аллеясы барлыкка килде
“Кем алга карамый, шул артта кала!” – “Россия ел укытучысы” конкурсанты Алмаз Хәмидуллин

Мәдәният

Әлмәт театры артистлары Белоруссиягә фестивальгә китте

12 сентябрь 2017, 22:06

Әлмәт театры артистлары Белоруссиягә фестивальгә китте Әлмәт театры фестивальгә танылган режиссер Искәндәр Сакаев куелышында "Туй" спектаклен алып бара.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары Белоруссия каласына - «Белая Вежа» ХХII Халыкара театр фестиваленә кузгалдылар, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Мәгълүмат өчен. «Белая Вежа» ХХII Халыкара театр фестивале Брест шәһәрендә 8 - 17 сентябрь көннәрендә үтә. Дәрәҗәле театр форумында 14 илнең драма, курчак, мәйдан, музыкаль һәм пластика театрлары катнаша. Фестивальгә Беларусь, Венгрия, Грузия, Казахстан, Латвия, Литва, Македония, Молдова, Польша, Россия, Украина, Финляндия, Чехия, Эстония театрлары җыела. Спектакльләр шәһәрнең биш сәхнәсендә бара.

Әлмәт театры фестивальгә танылган режиссер Искәндәр Сакаев куелышында Бертольд Брехтның «Туй» спектаклен алып бара.

Спектакль 15 сентябрьдә Өлкә иҗтимагый-мәдәни үзәгендә күрсәтеләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр