ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

"Россия почтасы" супермаркетларда 50 бүлекчә ачачак

12 сентябрь 2017, 21:36

Мондый мини-офислар илнең башкаласында гына түгел, Мәскәү өлкәсендә дә барлыкка киләчәк.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). "Россия почтасы" 2017 ел азагына кадәр "Пятерочка" супермаркетлар челтәрендә 50 бүлекчә ачачак. Бу хакта компаниянең генераль директоры Николай Подгузов “Известия” газетасына җиткергән.

Подгузов сүзләренә караганда, мини-почта элемтәсе бүлекчәләре эксперимент кысаларында ачылачак. Моннан тыш, компания товарлар һәм ритейлерны (ваклап сату оешмасы) үз бүлекчәләрендә урнаштыру вариантын карый.

Компаниянең посылка бизнесы һәм экспресс-доставка башлыгы урынбасары Сергей Малышев, үз чиратында, мондый бүлекчәләр бу хезмәткә сорау күп булган районнарда урнаштырылачак, дип аңлаткан. Хәзерге вакытта Мәскәүдә мондый өч бүлек бар. Ул шулай ук "Россия Почтасы" мини-офислары илнең башкаласында гына түгел, Мәскәү өлкәсендә дә барлыкка киләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр