ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов
Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый
Әстерхан кешесе яшь ярымлык кыз баланы үтергән һәм аның әнисен дә үтерергә уйлаган

Җәмгыять

Видео: Марат Бәшәров икенче тапкыр өйләнгән

12 сентябрь 2017, 19:48

Видео: Марат Бәшәров икенче тапкыр өйләнгән Туй рус һәм татар гореф-гадәтләре буенча узган.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Үткән ялларда актер Марат Бәшәров икенче тапкыр өйләнгән. 43 яшьлек артист шоу-бизнес дөньясыннан ерак торган 31 яшьлек Елизавета Шевыркованы сайлаган. Бәшәровның бер яшьлек улы әнисе элегрәк банкта эшләгән һәм актерга гашыйк булып йөргән. Узган ел көзен алар никах укытканнар.

«Без Марат белән күптән бер гаилә, бала үстерәбез, шуңа күрә өйләнешү мөнәсәбәтләрнең дәвамы гына булып тора», – дип Елизавета Шевыркованың сүзләреннән өземтә китерә StarHit.

Тантанада кәләш ак күлмәктән, кияү кара костюмнан булган. Марат белән Елизаветаның туе рус һәм татар гореф-гадәтләре буенча узган. Парны рус йоласы буенча ипи-тоз белән каршылаганнар, ә татар көенә Марат чак кына биеп җибәрмәгән. Туйга бары тик 20 кунак – иң якыннар һәм туганнар гына чакырылган. Кунаклар арасында Стриженовлар гаиләсе, шулай ук «Битва экстрасенсов» телепроектының 17 сезоны җиңүчесе Свами Даши булган.

Беренче тапкыр Марат Бәшәров рәсми рәвештә язылышмыйча Елизавета Круцкога өйләнгән, аларның 13 яшьлек Амели исемле кызлары бар. Икенче тапкыр Бәшәров 2014 елда Екатерина Архаровага өйләнгән, әмма алар бер елдан соң аерылышканнар.

Искәртеп узыйк, Бәшәров яңа хатыны белән моннан дүрт ел элек танышкан. Берничә елдан соң Бәшәров һәм Шевыркова кабат очрашкан. Узган җәйдә аларның Марсель исемле уллары туган.

 

И еще несколько счастливых минут со свадьбы Марата Башарова - поздравления от давних друзей: Екатерины и Александра Стриженовых @strizhenovae #свадьбагода2017 #свадьбазнаменитостей2017 #маратбашаров #селебрети#фотодня #фотонапамять #обложкажурнала #cover#стриженовы #ТЕЛЕНЕДЕЛЯ

Публикация от Журнал ТЕЛЕНЕДЕЛЯ (@tele_ru)

 

Марат Башаров женился!! #свадьбагода2017 #актеры #башаров #гусятников #горько!

Публикация от Журнал ТЕЛЕНЕДЕЛЯ (@tele_ru)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр