ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Спорт

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сату 14 сентябрьдә башлана

12 сентябрь 2017, 20:31

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сату 14 сентябрьдә башлана Беренче сату этабы 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионатының финал матчларына алдан билет сату 14 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә башлана, тамашачылар билет алуга гариза бирә ала. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза ТАСС.

Беренче сату этабы 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әгәр гаризалар саны булган урыннар саныннан артса, билетлар очраклы җирәбә юлы белән таратылачак. Билетка гариза бирүчеләргә 2017 елның 16 ноябренә кадәр җавап бирәчәкләр. Икенче сату аралыгы 16-28 ноябрьдә булачак, бу вакытта билетлар чират тәртибе белән сатылачак.

Сатуның икенче этабы 2017 елның 1 декабреннән соң ачылачак, ул да очраклы җирәбә юлы (5 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр) һәм чират тәртибе белән (2018 елның 13 мартыннан 3 апреленә кадәр) башкарылачак.

Билет хуҗаларына турнир башланыр алдыннан берничә атна эчендә бушлай китереп биреләчәк. Тапшыру 2018 елның апрель яки маеннан да иртәрәк башланмаячак. Соңгы этап – билетларны чират буенча сату 18 апрельдә башланып, 15 июльдә – чемпионатның финал көнендә тәмамланачак.

Дөнья чемпионаты матчлары 2018 елның 14 июненнән 15 июльгә кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Ростов-на-Дону, Калининград, Екатеринбург һәм Саранскта узачак.

ФИФА 2016 елда дөнья чемпионаты матчларына билет бәясен игълан иткән иде. Билетлар дүрт бәя категориясенә бүленгән, шул ук вакытта аларның берсе махсус Россия гражданнары өчен ясалган. Россиялеләр өчен билетның минималь бәясе төркем этабы уенына (ачылу матчыннан тыш) -1280 сум, чит ил кешеләре өчен 105 долларны тәшкил итәчәк. Ачылыш матчына россиялеләргә билетның минималь бәясе – 3200 сум, чит ил кешеләренә – 220 доллар. Финал билетлары россиялеләр өчен – 7040 сум, чит ил җанатарлары өчен 455 доллар булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр